news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия кешесен Вьетнамга кокаин алып кергән өчен гомерлеккә хөкем иткәннәр

Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек хатын-кызны 2014 елның август ахырында Хошимин аэропортында тоткарлаганнар.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче хатын-кызны Вьетнамга кокаин алып кергән өчен гомерлеккә төрмәгә япканнар, дип хәбәр итә РБК.

Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек хатын-кызны полицейскийлар 2014 елның август ахырында Хошимин аэропортында тоткарлаган. Аның әйберләрен тикшергәндә, өч килограммга якын кокаин табып алганнар. Хатынны тоткарлап, төрмәгә япканнар.

Хошимин шәһәре суды (әлеге эшне тикшерү өч елдан артык барган) аны гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot