news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия кешеләренә Боливиягә барудан тыелып торырга киңәш иттеләр

Боливиядә дәүләт хакимиятендә кискен борылыш ештыру омтылышлары булу сәбәпле, Россия илчелеге Россия гражданнарына бу илгә барудан кыска вакытка тыелып торырга киңәш итте. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Игътибарлы булырга киңәш итәбез, чөнки булган хәлләрдән соң шартларны тотрыклы дип атап булмый», — дип сөйләде Россиянең Ла-Пастагы илчесе Михаил Леденев.

Ул «иминлекне тәэмин итәргә» һәм «бер атна дәвамында» бу илгә барудан тыелырга кирәк, дип саный. Леденев аңлатуынча, дәүләттә кискен борылыш оештыру омтылышлары Ла-Пас үзәгендә, хөкүмәт биналары урнашкан җирдә ясалган.

news_right_1
news_right_2
news_bot