news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия кешеләре үзләренә кредит бирүне тыя алачак

Россия Хөкүмәте ил гражданнары өчен кулланучылар тарафыннан үзләренә кредит бирүне тыю мөмкинлеген раслады. Норма киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керә. Бу карар турында Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аныкланганча, мондый тыюны билгеләү өчен тиешле гариза бирергә кирәк булачак. Моны дәүләт хезмәтләре порталы яки күп функцияле үзәк аша эшләргә мөмкин булачак. Шундый ук тәртиптә аны гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Үзеңә кредит бирүне тыю турындагы бөтен мәгълүмат кешенең кредит тарихында чагылачак, дип өстәделәр Министрлар Кабинетында.

news_right_1
news_right_2
news_bot