news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтмичә дә медицина ярдәме алып булачак

1 июльдән Россиядә мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга үзгәрешләр үз көченә керә. Хәзер илдә яшәүчеләр медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтмичә генә ала алачак. Шул турыдагы закон проекты Дәүләт Думасы сайтында электрон базада басылып чыкты.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән вакытта пациентлар мәҗбүри медицина иминияте полисы яки шәхесне раслый торган башка документ күрсәтә ала. Ул паспорт булырга мөмкин, яисә 14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык була ала.

Хәзерге вакытта медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә россиялеләр мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә тиеш, искәрмә бары тик ашыгыч ярдәм күрсәтү очрагында гына ясала.

Бу атнада шулай ук 1 декабрьдән мәҗбүри медицина иминиятенең цифрлы полисын гамәлгә кертеп җибәрәчәкләре турында мәгълүм булды. Бу быелның 1 декабреннән соң туган барлык кешеләр өчен полисны рәсмиләштермәскә мөмкинлек бирәчәк, чөнки ул туу яки гражданлык алу факты буенча электрон базада барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100