news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Казанда БРИКС саммитында Куба Президентын көтә

Куба БРИКСның партнер-иле статусын алуга рәсми гариза юллаган инде, Куба лидеры Мигель Диас-Канель Бермудесны Казанда оешма саммитында көтәләр. Бу хакта Россиянең Гаванадагы илчесе Виктор Коронелли сөйләде. ТАСС шул хакта яза.

«Куба БРИКС берләшмәсе эшенә кушылу белән кызыксына. Моннан тыш, алар Россия ягына партнерлык статусын алуга рәсми гариза биргәннәр инде, чөнки Россия быел БРИКСта рәислек итә», - дип билгеләп үтте дипломат, өстәмә рәвештә «гариза рәсмиләштерелгән» дип ассызыклады.

Коронелли шулай ук Мигель Диас-Канельнең БРИКС саммиты кысаларында киңәйтелгән очрашуга чакырылуын раслады. «Куба Президентының чакыруы бар, аны 22-24 октябрьдә Казанда көтәбез», - дип аңлатты илче.

Элегрәк Куба лидерының БРИКС саммитына чакыру алуы билгеле булды, әмма сәфәр турындагы карар әле кабул ителмәгән, ә Россия ягы Куба делегациясен көтә.

БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. 30дан артык дәүләт лидеры саммитта катнашуларын раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100