news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия каршы санкцияләрне 2018 ел азагына кадәр озайтты

Россия Президенты тиешле карарга кул куйган.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин каршы санкцияләрне 2018 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы карарга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылды, дип яза ТАСС агентлыгы.

29 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты ил Президентына каршы санкцияләрне 2018 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы тәкъдим кертәчәген җиткергән иде. Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында, ул искә төшергәнчә, бер көн элек Евросоюз Россиягә карата санкцияләрен озайткан.

"Бу хәлдә без адекват реакция белдерәбез, кичә бу мәсьәлә буенча ил башлыгы белән фикер алыштык, – дип хәбәр итте Премьер-министр.

15 июньдә турыдан-туры элемтә вакытында Владимир Путин каршы санкция мәсьәләсе партнерларга карап хәл ителәчәк, дип белдерде. Чикләүләр Россиягә карата санкцияләр алынуга карап бетереләчәк. "Безнең икътисадка карата тыюлар кертүче илләрнең мөнәсәбәтенә караячакбыз, – дип билгеләп үтте ул вакытта Президент.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot