Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар
Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). 24 майда РФ Спорт министрлыгында, спорт министры урынбасары Сергей Косилов рәислегендә, Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
«Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан башкарылган эш турында комиссиягә федерация президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм федерациянең вице-президенты Равил Ногманов сөйләде.
Еллык хисап вакытында шулай ук федерацияне финанслаудагы төп мәсьәләләр, аның чит ил иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлеге, Россия һәм дөньяда спортның әлеге төрен популярлаштыру перспективалары, көрәш буенча алда торган Дөнья чемпионаты хакында фикер алыштылар.
Хисап нәтиҗәләре буенча комиссия Федерациянең эшен уңай бәяләде һәм аккредитацияне 2020 елга кадәр озайтты.
Шунысын да искәртик, бүгенге көндә көрәш уңышлы үсеш кичерә, Россиядә һәм чит илләрдә әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр арта бара. Моннан бер ай чамасы элек Дагыстан татарларының «Туган тел» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова Дагыстанда татар көрәше буенча төбәк Федерациясе ачылуы хакында хәбәр итте.
- Россия Федерациясе «Татарча көрәш» Милли спорт көрәше федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы 2005 елда Бөтендөнья татар конгрессы башлангычы белән төзелгән. Оешманың беренче хисап-сайлау конференциясе 2010 елда узган. Бүгенге көндә Россия Көрәш федерациясе һәм билбау көрәше буенча Халыкара федерация әлеге юнәлешне Россиянең 30дан артык төбәгендә, шулай ук Пакыстан, Болгария, Һиндстан, Иран, Украина һәм Белоруссиядә җәелдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз