news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Көньяк Корея белән авиаэлемтәне яңарта

«Аэрофлот» борты атнага бер тапкыр Мәскәүдән Сеулга очачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Көньяк Корея белән авиаэлемтәне яңарта. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Бу карарны алдан Россия Министрлар Кабинеты раслаган иде.

«Аэрофлот» борты атнага бер тапкыр, пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдән Сеулга очачак. Сеул-Мәскәү рейсы шимбәгә билгеләнгән.

Алдан «Татар-информ» агентлыгы Россия шулай ук Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан белән авиаэлемтәләрне яңартачак, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot