Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия "Көньяк агым" газ үткәргечен төзү проектын туктата - В.Путин
2011 елдан башлап "Газпром" "Көньяк агым" газ үткәргечен төзүне финанслауга 4,66 миллиард доллар акча сарыф иткән
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, хәзерге шартларда "Көньяк агым" проектын дәвам итеп булмый, дип белдерде. Бу хакта РФ Президенты Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән сөйләшүләр нәтиҗәсе буенча әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.
Дәүләт башлыгы Европа Берлегенең газ үткәргечен төзү позициясен конструктив түгел дип атады.
Путин сүзләренчә, РФдан энергия ресурслары агымы башка юнәлештә җибәреләчәк. Россия башка базарларга, шул исәптән Төркиягә, юнәлдерелгән яңа торба үткәргеч системалар төзергә ниятли. "Без бу Европаның икътисади мәнфәгатьләренә туры килми һәм безнең хезмәттәшлеккә зыян салмый дип саныйбыз. Әмма Европадагы дусларыбыз шулай теләде. Биредә бернинди начарлык та юк, алар сатып алучылар бит", - дип ассызыклады Путин.
Ул шулай ук, Болгария, "Көньяк агым"ны туктату аркасында, бер елга, ким дигәндә, 400 миллион евро югалтачак, дип тә өстәде.
2011 елдан башлап "Газпром" "Көньяк агым" газ үткәргечен төзүне финанслауга 4,66 миллиард доллар акча сарыф иткән. Агымдагы елда проектны тормышка ашыруга 135 миллиард сум акча бүленгән булган.
"Көньяк агым" - 63 миллиард кубометр егәрлекле газ үткәргеч, ул Кара диңгез акваториясе аша Көньяк һәм Үзәк Европа илләренә узарга тиеш иде. Аның буенча газны 2015 ел азыгына күчерә башлау ниятләнде. Газ үткәргечне Болгария, Сербия, Венгрия, Австрия, Италия һәм Словения территориясе аша салу планлаштырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз