news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия көнендә Татарстанда көчле җил һәм боз явуы ихтимал

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, көчле җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июнь көннәрендә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә температура 10-17 градуска кадәр, көндез һава 21-27 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температураның күтәрелүе көтелә: төнлә — 13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылы була. Көчле җил чыгуы һәм яңгыр явуы да мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100