Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия көнендә Татарстанда көчле җил һәм боз явуы ихтимал
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, көчле җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июнь көннәрендә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә температура 10-17 градуска кадәр, көндез һава 21-27 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температураның күтәрелүе көтелә: төнлә — 13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылы була. Көчле җил чыгуы һәм яңгыр явуы да мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз