news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көнендә Нурлат 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

Нурлатка нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган быелгы Сабантуйның программасы төрле чараларга бай булачак

(Казан, 11 июнь, “Татар–информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә, 12 июньдә Татарстан Республикасы район үзәге – Нурлат шәһәре, Сабантуй белән бергә 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Бу көнне Сабантуй мәйданына Казан, Татарстан, район белән чиктәш Самара, Ульян өлкәләреннән генә түгел, Мәскәү, Санкт–Петербург шәһәрләреннән дә (Нурлат соңгы берничә елда алар белән эшлекле һәм мәдәни элемтәдә тора) күп кенә кунаклар җыелачак. Ел саен Нурлат делегациясе әлеге ике шәһәрдә узучы Сабантуйларда катнашып килә: үзенең чатырын кора, анда теләгән һәркем Нурлат районы хезмәтчәннәре ирешкән казанышлар белән таныша, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын карый, халык осталары эшләгән әйберләрне сатып ала, милли ризыклардан авыз итә ала.
Нурлат муниципаль районы аппараты җитәкчесе Флюра Ногманова сүзләренә караганда, Нурлатка нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган быелгы Сабантуйның программасы төрле чараларга бай булачак. Районның бер генә предприятиесе, хезмәт коллективы да читтә калмаячак.
Кавказ һәм үзбәк диаспорасы вәкилләренең чыгышлары бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәр дип көтелә. Моннан тыш, районда яшәүче татар, рус һәм чуаш халыкларының шәһәрчекләрен оештыру да күздә тотыла.
Сабантуй мәйданында район территориясендә эшләүче дүрт иң эре нефть предприятиесе (Нурлат нефть һәм газ чыгару идарәсе, “Зүзәйнефть”, “РИТЭК” һәм “Татнефть”нең Нурлат бораулау эшләре участогы) тәкъдим ителәчәк.
Сабантуйның йөзек кашы, әлбәттә инде, милли көрәш. Келәмдә Нурлатның күп кенә данлыклы көрәшчеләре үз көндәшләре белән бил алышачак. Алар арасында билбау көрәше буенча дөнья һәм ил чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары Илдар Аббасов, Владимир Зуйков, Хафиз Вәлиев бар.
Флюра Ногманова билгеләп үткәнчә, Сабантуйда катнашучылар ат чабышлары үтә торган мәйданда чираттагы Нурлат сенсациясенең шаһитлары булачак.




news_right_1
news_right_2
news_bot