Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия көнендә Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты волонтерларын сынап карыйлар
Кайбер волонтерлар FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын үткәрүдә эшләделәр.
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәрендә ярдәм итүче шәһәр волонтерлары 12 июнь - Россия көнендә сынау узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкның барлык мөмкинлекләрен дә сынап булачак, дип саный Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Марат Закиров.
“Безгә бу көнне хезмәт күрсәтүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк катнаштырырга кирәк, алар фестиваль үткәрү көннәренең ничек оештырылачагын күрергә тиеш”, - диде Закиров.
Җанатарлар фестивале мәйданчыгында Волонтер үзәге эшли башлады. Анда 200дән артык волонтер җәлеп ителгән. Аларның кайберләре узган ел FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын үткәрүдә катнаштылар.
Волонтерлар белән Казан мэры Илсур Метшин да аралашты. "Казанның зур спорт вакыйгаларын үткәрү тәҗрибәсе бар. Бу - Универсиада, Спортның су төрләре буенча чемпионат, Конфедерацияләр Кубогы, - дип билгеләп үтте ул. - Шул чакта ук кунаклар биредә кунакчыл кешеләр һәм үзенчәлекле волонтерлар эшли, дип билгеләп үткәннәр иде".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз