news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көнендә Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары чыгыш ясаячак

Концерт 14:00 сәгатьтә башлана һәм өч сәгать дәвам итәчәк.

Россия көнендә Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары чыгыш ясаячак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россия көне уңаеннан 12 июньдә Казан Кремле территориясендә «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан эстрада сәнгате ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатларының зур концерты узачак.

«Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен 350ләп яшь артист чыгыш ясаячак», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Концерт «Азаль» халык вокаль ансамбле һәм «Татарстан» бию ансамбле чыгышлары белән ачыла, тамашачы алдында «Фристайл» студиясе, «Паприка» ансамбле, «Кама йолдызчыклары» коллективы, «Версия» дуэты, «Шарм», «Дорога из города», «Орфей», «Ал чәчәк», «Изумрудный город» бию коллективлары чыгыш ясаячак.

«Созвездие-Йолдызлык» зур фестиваль хәрәкәте ел саен Татарстан Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Концерт 14:00 сәгатьтә башлана һәм өч сәгать дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot