news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия көне уңаеннан үткәрелгән футбол бәйгесендә журналистлар сәясәтчеләрне җиңде

"Бердәм Россия" кубогына узган бу ярышта 4:3 исәбе белән җиңүне каләм әһелләре яулады.

Россия көне уңаеннан үткәрелгән футбол бәйгесендә журналистлар сәясәтчеләрне җиңде
Султан Исхаков

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Россия көне уңаеннан “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре мини-футбол кырында көч сынашты. Уенда каләм әһелләре 4:3 исәбе белән өстен чыкты.

Бу ярыш инде 3 ел рәттән уздырыла. Алдагы ике елда кубокны баш өстедә сәясәтчеләр күтәргән булса, бу юлы бәхет каләм әһелләренә елмайды. Элек бу ярыш сайлау алдыннан үткәрелә иде. Бу елны уенчылар матур гадәтне дәвам итәргә булдылар. Уенны карарга җанатарлар да күп җыелган иде. Шуны әйтергә кирәк, каләм әһелләрен яклаучы җанатарлар күбрәк иде, чөнки уенны яктыртырга хәйран гына фотограф һәм хәбәрчеләр килгән иде.

Исәпне сәясәтчеләр ачып җибәрде. Былтыргы ачы җиңелүне истә тотканкан журналистлар, тиз арада җыелып, беренче таймда ике туп кертеп алды. Шулай итеп, беренче тайм ахырына исәп 2:1 булды.

Тәнәфестә җанатарларга концерт программасы әзерләнгән иде.

Икенче период, журналистларның тиз арада кертелгән голы белән башланып китте. Исәп – 3:1. Җиңүгә ирештек дип уйлаган ММЧ командасы уенның соңны 2 минутында гына да 2 туп керттерде – 3:3.

Уенда җиңүче булырга тиеш, шуңа күрә билгеләнгән вакыт узу белән безне пенальти көтеп торды. Монда уңыш журналистлар ягында иде.
Пенальти беркайчан да уңыштан тормый, моңа зур әзерлек кирәк, дип саный ТНВның спорт яңалыкларының баш редакторы Алмаз Гафиятов.

“Без аларны инде икенче ел җиңә алмыйбыз. Беренче елны без дә шулай пенальтиларда оттырган идек. Мин пенальтида җиңү уңыштан гына тора дип санамыйм. Җиңүгә зур әзерлек кирәк,” – ди ул.

Җиңелүчеләр капитаны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ирек Зиннуров.

“Уенга болай гына килдек дип әйтү дөрес булмас иде. Җиңүгә тәм уен барышында барлыкка килә. Көндәшләргә бүген афәрин, әйбәт уйнадылар. Былтыр да алар әйбәт уйнаганнар иде, тик ул вакытта җиңүгә без ирештек”, – диде ул.

Җиңүчеләр истәлекле кубокны һәм медальләрне Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кулыннан алды.

“Шәхсән минем өчен Россия Федерациясе бәйрәмнәреннән бүгенгесе иң җаваплыларыннан. Ник шулай? Бәлки без барыбыз да ватанпәрвәр булганга һәм илебезгә бары тик иминлек, көч һәм тотрыклылык кына теләгәнгәдер. Бүгенге кебек уза торган спорт чаралары җәмгыять өчен бик мөһим. Бу ярыш – депутатлар һәм журналистлар арасында. Бу дуслык үз уңышларын китерер дип уйлыйм һәм республика өчен эшләнелгән эш халыкка һәрчак билгеле булыр, дип өметләнәм,” – диде Татарстандагы “Бердәм Россия” башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100