Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Россия көне”ндә Чирмешәндә бәйрәм чарасы үтте
“Россия көне”ндә Чирмешән гөрләп торды, яшь спортчылар волейбол, футбол ярышлары оештырып җанатарларының күңелен күрделәр.
(Чирмешән, 13 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Кичә “Россия көне”ндә Чирмешәндә бәйрәм чарасы үтте, дип яза җирле басма.
“Россия көне”ндә Чирмешән гөрләп торды, яшь спортчылар волейбол, футбол ярышлары оештырып җанатарларының күңелен күрсәләр, районның үзешчән артистлары җыр-моңнары белән кунакларның кәефен күтәрде.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-сквер көндездән үк кунаклар кабул итәргә әзерләнде, биредә музыка тавышы төнгә кадәр тынмады. Күк күкрәп яуган яңгыр берәүнең дә кәефен төшерә алмады, яңгыр туктагач бәйрәм концерты дәвам итте.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин барлык чирмешәнлеләрне, килгән кунакларны Россия көне белән тәбрик итте, сәламәтлек, илебезнең күге гел аяз булуын теләде.
Районыбыз артистлары берсеннән-берсе матур, моңлы җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмгә кунак булып килгән Радик Шәрипҗанов та чирмешәнлеләргә бәйрәм сәламен җырлары аша җиткерде. Дәртле музыка астында бар да рәхәтләнеп биеде.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен төрле мәйданчыклар эшләп торды, балалар китапханәчеләр оештырган конкурсларда бик теләп катнашты. Район балалар сәнгать мәктәбе оештырган мәйданчыкка балалар да, олылар да күп җыелды. Биредә рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, рәсем ясап карарга да мөмкинлек бирделәр, укучылар эшләреннән оештырылган күргәзмәдәге әйберләргә дә хуҗалар табылды. Район үзәге мәктәпләре палаткасы яныннан да тыныч кына үтеп китәрлек түгел иде, бәйләнгән кул эшләре һәм агачтан ясалган сувенирларны да сатып алучылар булды. Балалар бакчалары хезмәткәрләре пешергән тәм-томнар белән чәй дә эчтеләр бәйрәмгә килүчеләр.
Ә балалар паркта таудан шудылар, таганда атындылар, тренажерларда да күнегүләр ясадылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз