news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия көндәшлеккә сәләтле илләр рейтингында позициясен яхшырткан

2015 елда рейтингта Россия 8 позициягә күтәрелгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Давоста ел саен Бөтендөнья икътисади форумы икътисадчылары һәм аналитиклары әзерли торган көндәшлеккә сәләтле илләр рейтингында Россия ике урынга күтәрелгән. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россия 45 урыннан 43 урынга күчкән, рейтингта барлыгы 138 ил.

Доклад авторлары фикеренчә, бизнес алып бару шартлары һәм инновацияләргә сәләтлелек йогынты ясаган.

42 урында Панама булса, Италия 44 урында. Беренче биш урынны Швейцария, Сингапур, АКШ, Нидерланд, Германия биләгән.

2015 елда рейтингта Россия 8 позициягә күтәрелгән. Ул вакытта доклад авторлары мондый күтәрелешнең сәбәбе бизнес-климатны яхшырту чаралары, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч импорт пошлиналары төшүе дип белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100