news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия күгендә шагыйрь Мостай Кәрим исемендәге самолет очачак

"Аэрофлот" авиакомпаниясе пассажир авиалайнерларының берсен башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим исеме белән атаган.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). “Аэрофлот” авиакомпаниясе пассажир авиалайнерларының берсе башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим исеме белән атаган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Һава судносын Мостай Кәрим исеме белән атау тәкъдимен “Аэрофлот” авиакомпаниясе җитәкчелегенә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдим иткән һәм ул хупланган.

Искәртеп үтик, 2019 елда республика төзелүенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Тарихи бәйрәмне билгеләп үтү турында Россия Президенты Владимир Путинның Указы бар. Шул ук елны Россия классигы булып танылган башкорт язучысы, драматург һәм публицист Мостай Кәримнең дә гасырлык юбилее. Аның исеме СССР халыклары әдәбияте классиклары Рәсүл Гамзатов һәм Чыңгыз Айтматов исемнәре белән янәшә.

Сүз уңаеннан, 2002 елдан “Аэрофлот” самолетлары бөек рус шәхесләре исемнәрен йөртә: “Валерий Чкалов”, “Владимир Высоцкий”, “Илья Мечников”, “Николай Рерих”, “Игорь Курчатов”, “Сергей Королев” һәм башкалар, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot