Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Иҗтимагый палатасы әби-бабайларның паспортына оныкларны кертү идеясен хуплады
Әби-бабайлар ата-аналар ризалыгы белән оныкларын үз паспортларына кертү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко шундый фикерен белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Элегрәк шундый инициатива белән чыкканнар иде инде, һәм Рыбальченко аңа әйләнеп кайтырга кирәк дип саный. Аның аңлатуынча, бу әби-бабайларга оныклары белән бергә яшәү процессын һәм, кирәк чагында медицина операцияләрен дә кертеп, төрле мәсьәләләрне хәл итүне җиңеләйтер иде.
Рыбальченко билгеләп үткәнчә, бу бигрәк тә күп балалы гаиләләр өчен актуаль, анда әби-бабайлар балаларны тәрбияләүдә зур роль уйный, чөнки ата-аналар моны һәрвакытта да мөстәкыйль рәвештә башкара алмый.
Моннан тыш, Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе паспорттагы никах һәм балалар турындагы мәҗбүри тамгаларны да (алар 2021 елда гамәлдән чыгарылган иде) кире кайтару яклы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз