news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ит импортыннан тулысынча баш тарта алмый - Д.Медведев

Медведев билгеләп үткәнчә, ил җитештерүчеләре әлегә эчке базарны тулысынча тәэмин итә алмый

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Россия хәзерге шартларда терлекчелек продукциясе, иң беренче чиратта, дуңгыз һәм сыер ите импортыннан тулысынча баш тарта алмый, дип белдерде РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев.

Терлекчелекне үстерүгә багышланган киңәшмәдә Белгород өлкәсе башлыгы Евгений Савченко Премьерга базарны, аерым алганда, сыер итенекен, хәзер Аргентина, Бразилия һәм Кытай продукциясе өчен ачтылар дип зарланды. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Белоруссия "иткә квотаны арттырган - ә бу дистәләгән мең  тонна дигән сүз".  

Медведев билгеләп үткәнчә, ил җитештерүчеләре әлегә эчке базарны тулысынча тәэмин итә алмый, ә "бәяләр котыруга" юл куярга ярамый. "Үз җитештерүчеләребезгә булышу һәм бәяләр шашындырмау арасында баланс булырга тиешлекне аңлыйбыз. Бәяләрнең күтәрелгәнен дә күрәбез", - диде Хөкүмәт башлыгы.

"Үзебездә җитештергән дуңгыз, бигрәк тә сыер ите хисабына үз ихтыяҗларыбызны каплый алсак, бүген киңәшләшеп тә тормас идек", - дип өстәде Премьер. Ул күп кенә кешеләр, бигрәк тә зур башкалаларда яшәүчеләрнең бәяләрнең артуына зарланганын белдерде.

"Үзләре ит җитештереп, үз-үзен ит белән тәэмин иткән төбәкләрдә хәлләр Мәскәү белән чагыштырганда яхшырак, күрәсең. Әмма без башка төбәкләрне дә, шул исәптән башкалаларны да күзәтеп торырга тиешбез", - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы, дип хәбәр итә "Интерфакс".      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100