news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия — Испания матчын илдәге халыкның 70 проценты караган

Кешеләрнең 46 проценты испаннар белән уенда Россия җыелмасы җиңүенә өметләнүен әйткән.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру уздырган һәм ил халкының 70 процентыннан артыгы 1 июльдә Россия-Испания матчын каравын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

  • Россия җыелмасы пенальти сериясендә испаннарны 4:3 исәбе белән җиңде.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, әлеге матчны ватандашларның рекордлы саны - 71 проценты күзәткән. Аларның 68 проценты трансляцияне үз өйләрендә яисә эштә, 2 проценты — кафеда, 1 проценты — фан-зонада һәм трибунадан караган.

Сораштырылучыларның 46 проценты испаннар белән уенда Россия җыелмасы җиңүенә өметләнүен әйткән. 

  • 7 июльдә мундиальнең 1/4 финалы матчы узачак. Россия җыелмасы Хорватия командасы белән уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100