news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия Ислам университетында “Мөнбәр” дигән фәнни альманахның яңа санын басмага әзерлиләр
Альманахта мөселман дини тәгълиматына бәйле проблемалар һәм бүгенге көн ислам дөньясының үсеш тенденцияләренә багышланган материаллар дөнья күрә
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Россия Ислам университетында “Мөнбәр” дигән фәнни альманахның яңа санын басмага әзерлиләр.
Ярты елга бер тапкыр чыгучы альманахта мөселман дини тәгълиматына бәйле проблемалар һәм бүгенге көн ислам дөньясының үсеш тенденцияләренә багышланган материаллар дөнья күрә. Аның сәхифәләрендә шулай ук Россия Ислам университеты студентлары һәм мөгаллимнәренең мәкаләләре белән дә танышырга мөмкин.
Бүгенге көндә “Мөнбәр” альманахының дүрт чыгарылышы дөнья күргән инде, ягъни ул инде ике ел дәвамында нәшер ителә. Быел шулай ук ике сан чыгару күздә тотыла. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Россия Ислам университетының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Басманың яңа санында “Татар халкы һәм исламның милли яңарышы”, “Ислам руханилары һәм татар иҗтимагый эшлеклеләре (Шиһабетдин Мәрҗани биографиясе мисалында)”, “Христиан миссионеры Е.А.Малов һәм XIX йөз ахыры XX йөз башында Россия ислам белеменең формалашу процессы” дигән мәкаләләр урын алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot