news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Ислам университетында гарәп телен өйрәнү буенча лагерь ачылды

Әлеге курсның РИУ студентлары өчен гарәп әдәби телен өйрәнүдә ярдәме зур булачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар–информ”). Кичә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәһәр читендәге ял базасында Россия Ислам университеты студентлары өчен гарәп телен өйрәнү буенча лагерь ачылды.
Лагерьны ачу тантанасында Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Лагерьның эш программасы шактый бай, ул гарәп теле дәресләре, укытучылар һәм студентлар белән гарәп телендә аралашу, төрле спорт чаралары үткәрүне үз эченә ала.
Әлеге курсның РИУ студентлары өчен гарәп әдәби телен өйрәнүдә ярдәме зур булачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot