news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Ислам университетында “Экватор–2010” дигән мәдәни кичә узды
Россия Ислам университеты теология факультетының читтән торып уку бүлегендә белем алучы III курс студентлары “Экватор–2010” дигән кичә үткәрде
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”). Шушы көннәрдә Россия Ислам университеты теология факультетының читтән торып уку бүлегендә белем алучы III курс студентлары “Экватор–2010” дигән мәдәни кичә үткәрде.
Кичәдә катнашу өчен университет ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны да чакырганнар иде, дип хәбәр итә Россия Ислам университетының матбугат хезмәте.
Очрашу барышында студентлар үз мөгаллимнәренә рәхмәт белдерде, укытучылар исә студентларга алдагы укуларында уңышлар теләп калды. Кичә конкурслар үткәрү, шигырьләр уку, истәлекле бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Күркәм традиция буенча очрашу Коръән һәм догалар уку белән башланды. Чара бәйрәм ашы белән төгәлләнде.
Искәртеп узабыз, мондый чараларны үткәрү студентлар һәм аларның мөгаллимнәре арасында кешелекле мөнәсәбәтләрне, Россия Ислам университетының зур гаиләсендә туганлык хисләрен ныгыта.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2