news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Ислам университетында «Bank Muamalat» банкы директоры Фарук Абдуллах Әлвәйни булды

Нәтиҗәдә Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Фарук Абдуллах Әлвәйни «Bank Muamalat» банкы һәм Россия Ислам университеты арасында хезмәттәшлек итү кысаларында ислам и

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Россия Ислам университетына Индонезиядән шәригать кагыйдәләре нигезендә эшли торган «Bank Muamalat» банкы директоры Фарук Абдуллах Әлвәйни килеп китте. Аны Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең өченче секретаре Әнҗай Диан озатып йөрде.
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында Фарук Абдуллах Әлвәйни Индонезия финанс системасының Шәригать кысаларында икътисади проектлар эшләү өлкәсендәге уңышлары белән таныштырды. Ректор үз чиратында Россия Ислам университетында ислам икътисадын тирәнтен өйрәнү, бу юнәлештә белгечләр әзерләү турында сөйләде.
Нәтиҗәдә Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Фарук Абдуллах Әлвәйни «Bank Muamalat» банкы һәм Россия Ислам университеты арасында хезмәттәшлек итү кысаларында ислам икътисады белгечләрен әзерләү һәм аларның Индонезиядә магистратурада уку мөмкинлекләре турында килеште, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot