Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Россия Ислам университеты шәкертләре “Хәдис кичәсе”ндә катнашты
^Россия Ислам университеты шәкертләре “Хәдис кичәсе”ндә катнашты
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Казандагы Россия Ислам университеты (РИУ) шәкертләре арасында “Хәдис кичәсе” узды. Әлеге чарада уку йортының Шәригать, Коръән һәм Теология факультетлары шәкертләре катнашты.
“Хәдис кичәсе” ике номинациядә үтте. Аның беренчесе викторина рәвешендә булып, барлык факультетлар шәкертләре дә сорауларга җавап бирделәр. Икенче номинациядә исә әлеге югары уку йортының Коръән һәм Шәригать факультетлары көч сынашты. РИУ укытучылары – алдынгы белгечләр җитәкчелегендәге жюри беренче номинациядә Коръән факультетының дүртенче курс студенты Замирбек Мәхмүтовны җиңүче дип тапты. Икенче номинациядә исә Коръән һәм Шәригать факультетларыннан ун кеше ярышты һәм, нәтиҗәдә, Коръән факультеты җиңүче дип табылды.
РИУ 1998 елда Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Фәнәр академиясенең Тарих институты һәм Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан югары белемле дини кадрлар әзерләүне максат итеп төзелә. Бүгенге көндә биредә Шәригать, Коръән һәм Теология факультетлары эшләп килә. Шулай ук Коръән-хафизлар әзерләүче махсус үзәк тә бар.
Биредә шәкертләр арасында дини белемне ныгыту һәм сынап карау максатында төрле чаралар – конференцияләр, бәйгеләр һәм ярышлар еш уздырылып килә. Тиздән исә әлеге уку йортында гарәп теле буенча шәһәр күләмендә олимпиада уздыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз