news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин юбилеен билгеләп үтә
Россия Ислам университеты ректорына бүген 55 яшь тула
Скопировать ссылку
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Россия Ислам университеты тарафыннан нәшер ителгән басмаларны тәкъдим итү кысаларында, РИУ ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Бүген аңа 55 яшь тула.
Юбилярны котларга күпсанлы кунаклар: Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре, аның укучылары килгән иде.
Ринат Закиров РИУ ректрының хезмәтләрен югары бәяләде һәм Рәфыйкъ Мөхәммәтшинның барлык ислам вузлары ректорлары арасында лидерлардан саналуын билгеләп үтте. Юбилярны котлап, Ринат Закиров аңа Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты медален тапшырды.
Үз чиратында, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуп Рәфыйкъ Мөхәммәтшинга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның Рәхмәт хатын тапшырды. Анда Р.Мөхәммәтшинның ислам мәгарифе үсешенә саллы өлеш кертүе билгеләп үтелә.
РИУ ректоры 1955 елның 19 февралендә Балтач районының Борнак авылында туа. Рәфыйкъ Мөхәммәтшин – тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы (2001), профессор (2006). 2006 елдан – Россия Ислам университеты ректоры.
Рәфыйкъ Мөхәммәтшинның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре исламны өйрәнү өлкәсенә карый. Ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең фәнни җәмәгатьчелегенә ислам белгече буларак мәгълүм. Аның фәнни эшчәнлек даирәсе шактый киң. Ул 120 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монорафия авторы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot