news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ислам университеты мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен квалификация арттыру курслары оештыра

Курсларда ислам темасына язучы журналистлар белем эсти

(Казань, 16 сентября, «Татар-информ»). Россия ислам университеты мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен квалификация арттыру курсларын оештыра. Бу ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү программасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

 Курсларда журналистика факультеты студентлары, ислам темасына язучы журналистлар һәм Татарстан Республикасы дини оешмалары мәгълүмат хезмәтләрендә эшләүчеләр белем арттырачак, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot