news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ислам институтындагы Гарәп каллиграфиясе үзәгендә хәттатлар әзерләнә, яңа уку елына укучылар кабул ителә

Матур язу сәнгате серләрен үзләштерергә теләгәннәр әңгәмәләшү нигезендә укырга керә

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Россия ислам институтында (Казан шәһәре, Газ ур., 19) гарәп каллиграфиясе үзәге яңа уку елына укучылар кабул итә. Укучылар сөйләшү-әңгәмәләшү нигезендә кабул ителә.

Гарәп каллиграфиясе үзәге исә биредә 2010 елдан эшләп килә. Әлеге үзәк Россия Федерациясе өчен уникаль санала, чөнки илебездә гарәп калиграфиясе өлкәсендә белгечләр әзерләү киң таралышта түгел. Танылган хәттат, күп еллар дәвамында бу сәнгатьне төрле илләрдәге мәшһүр хәттатлардан үзләштергән һәм каллиграфиянең күптөрле стильләренә ия булган, Болгардагы Ак мәчетне, Ислам дине кабул ителү истәлеге билгесе бинасын каллиграфик хезмәтләр белән бизәүдә текстлар һәм бизәкләр авторы буларак катнашкан Рамил Насыйбуллов шушы үзәкнең директоры булып эшли, дәресләр бирә (фотосурәттә басып торганы ул). Р.Насыйбуллов авторлыгында 2011 елда "Иман" нәшриятында "Арабская классическая каллиграфия" дип аталган фәнни хезмәт дөнья күрде. 

Курс хакында тулырак белешмә алу өчен, РИИда Гарәп каллиграфиясе үзәгенә 209 нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук электрон почта аша элемтәгә керергә мөмкин: al-hattat@yandex.ru.

(Фотосурәт religiopolis.org сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100