Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия ислам институтында татар ислам каллиграфиясенең уникаль күргәзмәсе ачыла
Россия ислам институтында «Татар мөселман каллиграфиясен торгызып» дип исемләнгән күргәзмәнең рәсми ачылышы булачак.
Күргәзмәне Россия ислам институты һәм «Миллиард.Татар» интернет-басмасы оештыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
«Татар мөселман каллиграфиясен торгызып» дип исемләнгән күргәзмә кысаларында Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбуллов һәм аның шәкертләре – танылган каллиграф Артур Писаренко һәм дизайнер Рәсүл Гайнановның барлыгы 12 хезмәте күрсәтеләчәк. Алар моңа кадәр «Миллиард.Татар» телеграм-каналында басылган әсәрләрне тәкъдим итәчәк. Ул Корбан бәйрәменә, Раҗәб, Шәгъбан, Рамазан айлары башлануга, Кадер кичәсе, Бәраәт, Мигъраҗ кичәләре кебек мөбарәк вә истәлекле көннәргә багышлап ясалган.
Чара кысаларында шулай ук хәттат Рамил Насыйбулловтан мастер-класс, шулай ук профессиональ каллиграф, кулъязма Коръән авторы Артур Писаренко һәм дизайнер Рәсүл Гайнанов белән очрашу узачак.
Россия ислам институтының «AN-NAMIR» гарәп каллиграфиясе үзәге 2010нчы елда гарәп каллиграфиясенең традицион мөселман сәнгатен үстерү максатыннан төзелгән. Хәзерге вакытта ул Татарстанда бердәнбер. Үзәк оешканнан бирле күренекле каллиграф (хәттат) Рамил Насыйбуллов җитәкчелегендә бик күп талантлы шәкертләр белем алган. Аның тырышлыгы һәм шәкертләренең ярдәме белән Ислам татар каллиграфиясе хәзер яңарыш чоры кичерә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз