Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия ислам институтында татар һәм гарәп телләре, ислам фәннәре буенча олимпиадалар узды

24 апрельдә Россия ислам институтында урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы; шулай ук мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V республика олимпиадасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиадаларны Россия ислам институты һәм РФ Ислам мәгарифе советы тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе теләктәшлегендә үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу - ислам мәгарифе тарихында ислам мәдрәсәләре укучылары арасында уздырылган беренче Бөтенроссия олимпиадасы. Элек мондый чаралар төбәк дәрәҗәсендә генә оештырыла иде.
Россия ислам институтында Олимпиадаларның ябылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм башкалар катнашты.
Бөтенроссия олимпиасында Татарстан Республикасыннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Чиләбе өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Кырымнан, Ставрополь краеннан, Дагыстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Саратов, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән барлыгы 18 ислам көллияте һәм мәдрәсәсе вәкилләре катнашты.
Олимпиада ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт); гарәп теле; абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы, Коръән белеме һәм хәдис белеме номинацияләре буенча үткәрелде.
Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча V олимпиадада Татарстан мәдрәсәләре, РИИ һәм КИУ шәкертләре катнашты. Олимпиада шулай ук язма тест формасында узды, ул фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча сорауларны үз эченә алды һәм студентларның теоретик белем дәрәҗәсен һәм аларны практикада куллану сәләтен бәяләүгә юнәлдерелгән иде.
Татар әдәбияты номинациясендә кызлар тикшеренү эшләрен тәкъдим итте, ә егетләр вәгазь сөйләде. Татар халкы тарихы номинациясендә тест уздылар, алдан бирелгән темалар буенча тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Олимпиадаларда җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз