Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия ислам институтында студентлар татар теле һәм гарәп теле буенча белемнәрен барлады
22 апрельдә Россия ислам институтында берьюлы ике Олимпиада: урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы; шулай ук мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI Республика олимпиадасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиадаларны Россия ислам институты һәм РФ Ислам мәгарифе советы Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте теләктәшлегендә үткәрелде.
Чаралар «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы, РФдә – Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында узды, ә VI Республика олимпиадасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстаннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Әстерхан, Оренбург һәм Саратов өлкәләреннән, Ингушетия, Чечня һәм Дагыстан Республикалары мәдрәсәләреннән 100 дән артык шәкерт катнашты. Олимпиада ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт); гарәп теле; абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы һәм Коръән белеме номинацияләре буенча үткәрелде.
Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI олимпиадада Татарстанның барлык мәдрәсәләре, РИИ һәм КИУ шәкертләре катнашты. Олимпиада язма тест формасында узды, ул фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча сорауларны үз эченә алды һәм студентларның теоретик белем дәрәҗәсен һәм аларны практикада куллану сәләтен бәяләүгә юнәлдерелгән иде.Татар әдәбияты номинациясендә кызлар тикшеренү эшләрен тәкъдим итте, ә егетләр вәгазь сөйләде. Татар халкы тарихы номинациясендә тест уздылар, алдан бирелгән темалар буенча тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Олимпиадаларда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул шәкертләргә: «Сезгә һәр көн хәерле гыйлем алуны максат итеп куюыгызны һәм өммәтебезнең лаеклы вәкилләре булуыгызны телим», – дип, теләкләр теләде.
Олимпиадаларда җиңүчеләргә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз