Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия ислам институтында “Саматов укулары” уздырыла
Чара бишенче тапкыр үткәрелә
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 13 октябрь көнне сәгать көндезге 10 да Казандагы Россия ислам институтында “Саматов укулары” уздырыла. Конференция ХХ гасыр азагы - ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовка багышлана.
Татарстанның беренче казые, Мәрҗани мәчете имамы, дин галиме Габделхак Саматовның мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылган әлеге укулар 2010 елдан бирле елда үткәрелеп килә. Габделхак хәзрәт исә революциягә кадәрге татар дини мирасын дәвам итүче, ислам диненә багышланган күп китаплар авторы булып тора.
Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты оештыра, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз