Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия ислам институтында "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узды
Командалар татар телен һәм әдәбиятын белүдә, татар җырларын башкаруда, артистизмда ярыштылар
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 22 октябрьдә Россия ислам институтында "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узды. Чара татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру юнәлтелгән. Аны Россия ислам институтының студентлар советы оештырган.
Чара кысаларында татар телен белүгә конкурс узды. Студентлар әзерлек юнәлешләре буенча командаларга бүленде. Шул рәвешле, конкурста 4 команда катнашты: ФИН, лингвистика, икътисад һәм теология белән журналистиканың уртак командалары.
Командалар татар телен һәм әдәбиятын белүдә, татар җырларын башкаруда, артистизмда ярыштылар. Берничә этап нәтиҗәләре буенча, фәнни эш буенча проректор Рафис Закиров, тәрбия эшләре буенча проректор Ибраһим Шәйхабзалов һәм теология факультеты деканы урынбасары Рөстәм Фәизов составындагы жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Беренче урынны икътисад командасы алса, икенче урында - лингвистлар. Теология-журналистика һәм ислам фәннәре факультеты командалары өченче һәм дүртенче урыннарны биләде. Барлык командаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз