news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ислам институтында мәчет каршындагы мөгаллимнәр өчен курслар узды

26-30 сентябрь көннәрендә Россия ислам институты каршындагы дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге чираттагы курслар үткәрде.

Дини оешма хезмәткәрләренең дини эшчәнлеге өчен кирәк булган кыска вакытлы курсларда Балык бистәсе, Норлат, Яңа Чишмә, Казан шәһәре мөхтәсибәтләреннән килүчеләр белемнәрен күтәрде. Алар биш көн дәвамында РИИ бинасында иман, тәҗвид, фикһ һәм әдәп темалары буенча лекцияләр тыңлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәргә Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белгечләре белем бирде. Курслар тәмамлангач тыңлаучыларга таныклыклар һәм сертификатлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot