news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ислам институтында каллиграфия серләрен, төрек телен өйрәнү мөмкинлеге бар

Тел үзләштерүчеләр белән беренче җыелыш киләсе атнага тәгаенләнгән, матур язу сәнгате серләрен үзләштерергә теләгәннәр хәзер үк мөрәҗәгать итә ала

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Россия ислам институтында (Казан шәһәре, Газ ур., 19) гарәп каллиграфиясе үзәге яңа уку елына укучылар кабул итә. Укучылар сөйләшү нәтиҗәсендә кабул ителә. Курс хакында тулырак белешмә алу өчен, шушы үзәккә 209 нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук электрон почта аша элемтәгә керергә мөмкин: al-hattat@yandex.ru.

Каллиграфия үзәге исә биредә 2010 елдан эшләп килә. Танылган каллиграф, күп еллар дәвамында бу сәнгатьне төрле илләрдә үзләштергән Рамил Насыйбуллов шушы үзәк җитәкчесе булып эшли, дәресләр бирә.

Россия ислам институтында төрек телен өйрәнү мөмкинлеге дә булдырылган. Анда төрек телен өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр ике төркемгә туплана. Госманлылар телен үзләштерергә теләүчеләр өчен беренче җыелыш РИИда (305 нче аудитория)18 сентябрь көндезге 4тә була, дип хәбәр итә институт сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100