news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ислам институты журналистлар, инглиз һәм гарәп теле белгечләре әзерли

Институтның теология һәм журналистика юнәлешләренең көндезге бүлегендә бушлай уку мөмкинлеге бар.

Россия ислам институты журналистлар, инглиз һәм гарәп теле белгечләре әзерли
Россия ислам институты

Россия ислам институты (РИИ) – теологлар (дин белгечләре) генә түгел, ә журналистлар, гарәп һәм инглиз теле белгечләре әзерләүче югары уку йорты. Белем бирү федераль дәүләт укыту стандартларына нигезләнгән һәм укуны уңышлы тәмамлаучыларга дәүләт дипломнары тапшырыла. РИИның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рим Камалов сүзләренә караганда, күпләр моны яңалык буларак кабул итә.

24 еллык тарихы һәм тәҗрибәсе булган институтның теология һәм журналистика юнәлешләренең көндезге бүлегендә бушлай уку мөмкинлеге бар. Ә магистратура, лингвистика, читтән торып уку бүлекләрендә түләү хакы елына 25 мең сумнан башлана. Бу - чыгымнарның 25 проценты гына. Калганын уку йортын гамәлгә куючылар каплый. Бу хәл аеруча ишле гаиләләрдән чыккан, бюджет урыннарына керә алмаган һәм ата-аналарның түләп укытырлык мөмкинлеге булмаган сәләтле балалар өчен зур өстенлек булып тора. Сүз уңаеннан, 2023/2024 уку елыннан РИИга дәүләттән бюджет урыннары бирү каралган.

 

Фото: © Россия ислам институты

Россия ислам институты 1998нче елда заманча мөселман зыялылары, мәчетләргә югары белемле имамнар, дин белгечләре әзерләү максатында оеша. Ул вакытта Россия ислам университеты дип атала. 2010 елда университет, икегә бүленеп, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты барлыкка килә. Бүгенге көндә Россия ислам институты федераль дәүләт уку стандартлары буенча белем биреп, дини һәм дөньяви белгечләр әзерләсә, Казан ислам университеты югары белемле имам-хатыйблар һәм Коръәнхафизлар әзерләүне дәвам итә.

Ә белгечләргә ихтияҗ зур. «Гадәттә, журналистика юнәлешендә укучы студентлар практикага йөри башлагач ук (3 курстан), эшкә дә урнаша башлый. Кайбер оешмалар белгечләр сорап үзләре безгә мөрәҗәгать итә. Безнең институтны тәмамлаучылар арасында дәүләт оешмаларында урнашып эшләүчеләр дә шактый» – дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә Рим Камалов.

 

Фото: © Россия ислам институты

Укырга кергән студентлар өчен барлык шартлар да тудырылган: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тулай тораклар, китапханә, спортзал, хәләл ашханә, намаз бүлмәләре, каллиграфия үзәге һәм башкалар бар. Институт каршында мәчет тә эшли.

Бакалавр квалификациясен алган студентлар РИИда магистратурада, яисә башка университетларда укуын дәвам итә ала. Россия ислам институтын тәмамлап, аспирантурага керүчеләр дә бар. Безнең уку йортын уңышлы тәмамлаган шәкертләргә институтның чит илләрдә укуын дәвам итүдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар.

Россия ислам институтында яки Казан ислам университетында сыйфатлы белем алырга теләүче абитуриентлардан гаризалар һәм документлар кабул итү 2022 елның 8 августына кадәр дәвам итәчәк.

Кабул итү комиссиясе телефоны: (843) 251-01-55.

Партнерлар материалы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100