Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия ислам институты журналистика буенча магистрлар әзерли башлаячак
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин яңа уку елыннан институтта журналистика буенча магистрлык программасы ачылачагын әйтте.
«Без быел журналистика буенча магистрлык программасын башлыйбыз. Моңарчы бакалавриат буенча укыта һәм студентларга дәүләт дипломы тапшыра идек. Журналистика өчен магистрлык программасы да бик мөһим», - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия ислам институтында узган матбугат конференциясендә.
«Массакүләм мәгълүмат чараларында полиэтник һәм конфессияара проблематика» юнәлеш буенча магистрлык программасына беренче укучылар 2022-2023 уку елына кабул ителәчәк. Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, барлыгы ун урын каралган. Программаны үзләштерү өчен читтән торып 2,5 ел укырга кирәк.
Россия ислам институтының журналистика кафедрасы мөдире Айгөл Гыйльманова һөнәри белеме булмаган журналистларга да магистрлык программасы белем һәм диплом алу өчен кулай булачагын әйтте.
«Магистрлар массакүләм мәгълүмат чараларында һөнәри тәҗрибә, ә Россия ислам институтында педагогик тәҗрибә узачак. Әлеге программаны тәмамлаучылар урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем бирү хокукына да ия булачак», - диде Айгөл Гыйльманова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз