news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ислам институты ректоры Кабулда конференциядә чыгыш ясаячак

13 августта Кабулда уза торган «Россия һәм Ислам дөньясы» халыкара мәгариф конференциясендә танылган Россия тарихчысы, ислам белгече, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъзасы, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар‑информ»га Әфганстандагы Россия эшлекле үзәгендә хәбәр иттеләр.

Чара бер мәйданчыкта Россиянең һәм Әфганстанның әйдәп баручы галимнәрен, бизнес вәкилләрен, ике илнең дә югары уку йортлары студентларын, шулай ук Әфганстан татарларын да кертеп, җирле җәмгыятьләрдән килгән делегатларны берләштерәчәк.

Конференцияне Кабулдагы Рус йорты һәм Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге оештыра.

Рәфыйк Мөхәммәтшин – Сәяси фәннәр докторы (2001), профессор (2006), Россия ислам институты ректоры (2006 елдан), Россия Ислам мәгарифе шурасы рәисе (2012 елдан), Татарстан Республикасы мөселманнарының Мәгариф һәм фән Диния нәзарәте рәисе урынбасары (2014 елдан), Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (2016).

news_right_1
news_right_2
news_bot