news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ислам институты проректоры: Өч ай эчендә татарча сөйләшергә өйрәтәбез

Россия ислам институтында татар теле һәм ислам нигезләре курслары башлана

Россия ислам институты проректоры: Өч ай эчендә татарча сөйләшергә өйрәтәбез
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия ислам институты өч айлык курслар ярдәмендә теләге булган һәркемне татарча сөйләшергә өйрәтә. Уку бушлай.

«Теләге булган кешене өч ай дәвамында гарәпчә укырга һәм татарча сөйләшергә өйрәтәбез. Курсларга татарча аңламаган 80 яшьлек апа килгән иде. Уку азагында, авырлык белән булса да, татар телендә аралаштык. Татар теле дәреслеген үзебез төзедек. Башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да аны еш сорый», — диде институтның проректоры Ибраһим Шәйхабзалов.

Россия ислам институтында «Без — татарлар» дип аталган чираттагы өч айлык татар, гарәп телләре һәм ислам нигезләре курслары башлана. Беренче дәресләр 5 февральдә узачак. Булачак шәкертләр белән узган беренче җыелышта уку тәртибе һәм расписание бирелде. Актлар залында йөздән артык кеше җыелды. Алар арасында төрле яшьтәге хатын-кызлар да, ир-атлар да бар иде.

«Россия ислам институты татар теле һәм ислам нигезләре курсларын Татарстанда беренче булып 2008 елда башлап җибәрде. Алар бүген дә дәвам итә. Бездән үрнәк алып, мәчетләр һәм башка оешмалар бу эшкә тотынды», — диде кыска вакытлы курсларның кураторы Ибраһим Шәйхабзалов.

Кыска вакытлы курслар өч ай дәвамында дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә бара. Уку вакыты кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр оештырылган. Барлыгы өч фән — татар, гарәп телләре, ислам дине нигезләре укытыла. Һәркем аерым фәнне, яки барысын бергә сайлый ала.

Куратор сүзләренчә, теләк белдергән кеше курслар башлангач та укуга кушыла ала. Аны уңышлы тәмамлаган шәкертләргә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белешмә (таныклык) бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100