news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ислам институты милли тематикага фотобәйге оештыра

Россия ислам институты Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан милли тематикага фотобәйге оештыра.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан без фотобәйге игълан иттек. Эшләрне 31 майга кадәр кабул итәбез. Катнашучыларны 12-20 яшьлекләр һәм 20-60 яшьлекләр категорияләренә бүлдек. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә», - диде Россия ислам институтының журналистика кафедрасы мөдире Айгөл Гыйльманова институтта узган матбугат конференциясендә.

12-20 яшьлекләр «Туган як табигате» һәм «Гаиләмдә милли бәйрәмнәр» номинацияләрендә, ә 20-60 яшьлекләр «Татарстан мәчетләре» һәм «Россия мөселман халыкларының милли бәйрәмнәре» номинацияләрендә фотографиягә төшерү осталыкларын сынап карый ала.

Фотобәйгене оештыручылар сүзләренчә, аның максаты – катнашучыларда әхлакый һәм эстетик хисләр тәрбияләү, туган якның тарихи мирасын сәнгатьчә һәм эстетик аңлау булдыру, яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

Фоторәсемнәр konkursrii@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot