Россия ислам институты Ачык ишекләр көне уздыра
Чарага чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әлеге уку йортында белем алырга теләүчеләр чакырыла
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). 20 декабрь көнне иртәнге 10 да Россия ислам институының (Казан, Газ урамы, 19) актлар залында (319 нчы аудитория) Ачык ишекләр көне үтәкәрелә. Чарага чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әлеге уку йортында белем алырга теләүчеләр чакырыла.
Аерым алганда, институтта телогия, лингвистика, икътисад, журналистика юнәлешләрендә белгечләр әзерләнә. Ачык ишекләр көнендә институт мөмкинлекләре, 2015 елда укырга кабул итү кагыйдәләре һ.б. турында аңлатма бирелә. Очрашуда РИИ җитәкчелеге катнаша.
Тулырак мәгълүматны (843) 251-01-55 телефоны аша кабул итү комиссиясеннән алырга мөмкин, диелә институттан алынган алхәбәрдә.