news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ислам икътисады үзәген май аенда тәкъдим итәчәкләр

Яңа үзәк өчен җиде юнәлеш буенча бизнес-план төзелгән инде.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия ислам икътисады үзәген май аенда тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага сылтама ясап ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Май аенда без KazanSummit саммиты кысаларында Россия ислам икътисады үзәген тәкъдим итәчәкбез, аның өчен җиде юнәлеш буенча бизнес-план төзелгән инде. Әлеге үзәк өч структура: Татарстан Хөкүмәте, Саклык банкы һәм «Ислам үсеш банкы» тарафыннан расланыр, мөгаен. Аны оештыручылар устав капиталына тигез шартларда (һәркайсы – 33 процент) керер дип көтелә», - диде Талия Миңнуллина Сочидагы Россия инвестиция форумы кысаларында.

Россия ислам икътисады үзәге хәләл-медицина, хәләл-туризм, хәләл-азык-төлек, IT-хәләл һәм ислам икътисады юнәлешләре буенча эшләячәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot