Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең 20нче утырышы 15 майда узачак
«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә быел - 20 ел. Юбилей утырышы 15 майда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак.
Республика Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин Татарстан Хөкүмәте йортындагы брифингта журналистларга шул хакта сөйләде.
«Бу төркем 20 ел эчендә көчле мәйданчыкка әйләнде. Быел пленар утырыш темасы – «Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлау нигезе буларак гомуми кыйммәтләр». Группа линиясе буенча 90лап кеше килүе көтелә, алар арасында 50 федераль һәм 40 чит ил кунагы бар», – диде Марат Гатин.
Ул Россия һәм Татарстанга инвестицияләр кертү бу төркем эшенең төп максаты булуын искәртте. Алга таба яшьләр белән эшләүгә игътибар көчәйтеләчәген белдерде.
Пленар утырышта «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә җитәкчелек итүче Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның катнашуы көтелә. Ул Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерәчәк.
Утырышта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС), Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО), Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) вәкилләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз