Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы башланды
Бу минутларда Казанда Б.Рәмиев исемендәге IT паркта «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы башланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашында утырышны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән сүрәләре белән ачып җибәрде.
Утырышның темасы - «Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек нигезе буларак гомуми кыйммәтләр».
Рөстәм Миңнеханов Россиянең мөселман илләре белән диалогына кызыксыну өчен рәхмәтен белдерде. Ул Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында конструктив мөнәсәбәтләр урнашканын билгеләп узды.
Марат Хөснуллин РФ Президенты Владимир Путинның сәламләвен җиткерде.
Стратегик караш төркеменә быел – 20 ел.
Аның утырышы XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз