news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме: Казандагы утырышның төп нәтиҗәләре

Миңнеханов: «KazanForum»ның географиясе Россияне изоляцияләргә омтылучыларның тырышлыгы нәтиҗәсез булуын күрсәтә.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме: Казандагы утырышның төп нәтиҗәләре
Казанга ислам дөньясының бик күп илләреннән вәкилләр килде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышының төп темалары Якын Көнчыгыштагы низагка, Россиянең ислам дәүләтләре белән мөнәсәбәтләренә һәм күпполярлы дөнья формалаштыруга багышланды. Очрашуда Иран һәм Палестина тирәсендәге эскалация турында белдерүләр ясалды һәм Көнбатышның сәясәте тәнкыйтьләнде.

«Иранга каршы һөҗүм — нигезсез һәм аклап булмый торган агрессия»

Рамеев исемендәге ИТ-паркта узган очрашу Коръән уку белән башланып китте – катнашучылар алдында аятьләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Казанга ислам дөньясының бик күп илләреннән вәкилләр килде. Дискуссия гуманитар яки дини мәсьәләләр белән чикләнмәде – быел утырыш Якын Көнчыгышта дәвам итүче эскалация фонында узды.

Очрашу Коръән уку белән башланып китте – катнашучылар алдында аятьләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «коллектив Көнбатыш кагыйдәләренә нигезләнгән» дөнья тәртибе концепциясе АКШ һәм Израиль ягыннан Иранга каршы агрессиягә һәм Якын Көнчыгышта низаг килеп чыгуга китерде.

«Иранга каршы һөҗүм — нигезсез һәм аклап булмый торган агрессия», — дип китерде Россия Президентының цитатасын Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бу вакыйгалар инфраструктураны җимерә һәм халыкара хезмәттәшлек чылбырларын өзә, ә Көнбатыш илләре икеяклы стандартлар күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов: «Коллектив Көнбатыш кагыйдәләренә нигезләнгән» дөнья тәртибе концепциясе АКШ һәм Израиль ягыннан Иранга каршы агрессиягә һәм Якын Көнчыгышта низаг килеп чыгуга китерде»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасын тулы һәм күпкырлы мөнәсәбәтләр бәйли»

Халыкара мөнәсәбәтләрнең глобаль системасындагы җитди үзгәрешләр «икенче меңьеллык чигендә» үк башланды, дип белдерде Миңнеханов. Нәкъ менә шул вакытта дөньяның яңа күпполярлы моделе формалаша башлады. Бу Россияне ислам дәүләтләре белән үзара хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләргә этәрде.

Миңнеханов Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең тарихына аерым тукталды. Россия оешмада күзәтүче статусына ия булды, ә бу диалогны үстерүгә Россиянең элеккеге премьер-министры Евгений Примаков белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев зур өлеш кертте, дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән ислам дөньясының хезмәттәшлеге охшаш сәяси һәм икътисади мәнфәгатьләргә генә түгел, ә әхлакый кыйммәтләрнең уртаклыгына да нигезләнә.

Дискуссия гуманитар яки дини мәсьәләләр белән чикләнмәде

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«KazanForum»ның географиясе Россияне изоляцияләргә омтылучыларның тырышлыгы нәтиҗәсез булуын күрсәтә»

Миңнеханов әйтүенчә, бу көннәрдә Казанда узучы форумда 100дән артык чит илнең вәкилләре катнашу — «Россияне изоляцияләргә омтылучыларның тырышлыгы нәтиҗәсез булуының ачык мисалы».

«Безнең ил катлаулы шартларда дәүләтләрнең суверен тигезлеге, аларның социаль, сәяси һәм икътисади төзелешне үстерү юлларын мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукын хөрмәт итү, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр күптөрлелеге кебек төп принципларга нигезләнгән күпполярлы дөнья төзү идеясен дәвам итә», – дип ассызыклады ул.

Марат Хөснуллин Владимир Путинның очрашуда катнашучыларга юлланган сәламләү хатын укыды

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Хөснуллин: «Бүгенге көндә стратегик партнерлык аеруча әһәмияткә ия»

Россия Президенты Владимир Путинның очрашуда катнашучыларга юлланган сәламләү хатын вице-премьер Марат Хөснуллин укыды.

Путин мөрәҗәгатендә ислам диненең Россиянең традицион диннәренең берсе булуын билгеләп үткән. Миллионлаган мөселман кешесе илнең икътисадына, фәненә һәм мәдәниятенә зур өлеш кертә, дип ассызыклаган ул.

Путин: «Ислам – Россиянең традицион диннәренең берсе. Миллионлаган мөселман кешесе илнең икътисадына, фәненә һәм мәдәниятенә зур өлеш кертә»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Марат Хөснуллин шулай ук бүгенге шартларда Россия белән мөселман илләре арасындагы стратегик партнерлык аерым әһәмияткә ия, дип белдерде.

Мигель Моратинос стратегик караш төркеменең эшен югары бәяләде

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Моратинос: «Россия белән ислам дөньясының хезмәттәшлеге үзара хөрмәткә нигезләнгән»

Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль секретаренең Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле Мигель Моратинос стратегик караш төркеменең эшен югары бәяләде.

«Россия һәм ислам дөньясы арасындагы системалы эш үзара хөрмәткә һәм уртак кыйммәтләргә нигезләнеп корылган хезмәттәшлекнең нинди нәтиҗәләргә китерә алуын күрсәтә», — диде ул.

Игорь Комаров: «Казан төрле мәдәниятләр һәм диннәр вәкилләре очраша торган төп мәйданчыкка әйләнде»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанның төрле мәдәниятләр һәм диннәр вәкилләре очраша торган төп мәйданчыкка әйләнүен билгеләп үтте.

Кырым вәкилләре Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрен ярымутравның Россиягә кушылуын танырга чакырды

Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Кырым Республикасының Россия Президенты каршындагы даими вәкиле Георгий Мурадов көтелмәгән чыгыш белән мөрәҗәгать итте. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрен Кырымның Россиягә кушылуын танырга чакырды.

Георгий Мурадов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрен Кырымның Россиягә кушылуын танырга чакырды

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Аның сүзләренчә, Кырым Россиягә кушылганнан соң, ярымутрауда җитди үзгәрешләр булган: инфраструктурага акчалар бүлеп бирелгән һәм «кече халыкларны эзәрлекләү» туктатылган.

Арсений Каримов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot