news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия – Ислам дөньясы» Палестина һәм Израиль конфликтында Путинның позициясен хуплый

«Россия – Ислам дөньясы» Палестина һәм Израиль конфликтында Путинның позициясен хуплый
Фото: РФ Президентының матбугат хезмәте

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчелеге Россия Президенты Владимир Путинның Палестина-Израиль конфликтына карата позициясен хуплый. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.

Анда Якын Көнчыгыштагы вакыйгалар төркемнең барлык катнашучыларын борчый, дип билгеләп үтелә. Шуның белән бергә искәртелгәнчә, төркем халыкларның тигезлек һәм гаделлек принципларына, мәдәни-цивилизацион үзенчәлекләрен хөрмәт итүгә нигезләнә.

«Палестина-Израиль конфликты мәсьәләләрендә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин әйткән позициядә тора. Ә нәкъ менә Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасының Иминлек советы карарларын үтәү өчен чыгыш ясавы, беренче чиратта, бәйсез мөстәкыйль Палестина дәүләтен булдыру турындагы (позициясендә)», – диелә хәбәрдә.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Россия һәм Ислам илләре арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен киңәшмә органы буларак оештырылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төркемне 2014 елдан Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100