news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия – Ислам дөньясы» форумында ислам финансларына багышланган портал тәкъдим ителәчәк

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында ислам финансларына багышланган электрон мәйданчыклар тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

«Без ислам финанслары нормалары буенча эшләүче эшмәкәрләр өчен электрон сәүдә мәйданын тәкъдим итәчәкбез. Шулай ук ислам мәгълүмати порталын тәкъдим итәбез. Анда мәгълүмати-укыту материаллары, финанс тәкъдимнәр һәм финанс продуктларын рәсмиләштерүгә гариза калдыру мөмкинлеге булачак», - дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, порталда ислам финансларын өйрәнү өчен база да каралган. Бу темага кагылышлы курслар турында мәгълүмат та булачак. «Монда без халык өчен, бизнес өчен ислам финанслары инструментлары турында аңлаешлы мәгълүмат бирәбез», – диде ул.

Порталда ислам финанслары кысаларында эшләүче банкларның тәкъдимнәре белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Мәсәлән, кеше шәригать законнары буенча фатир сатып алырга тели икән, мәгълүматны портал аша эзли һәм әлеге хезмәтне тәкъдим иткән банкка чыга ала, дип аңлатты министр урынбасары.

  • 14-19 майда Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы узачак. Форум быел 15нче тапкыр үткәрелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100