news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия – Ислам дөньясы» төркеме Казан кинофестиваленә 300 мең сумлык приз куйган

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел ябык форматта узачак.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале өчен 300 мең сумлык призны гамәлгә куйган. Бу хакта кинофестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге махсус призга «Россия – Ислам дөньясы» программасына сайлап алынган 10 фильм дәгъва итә алачак. Бу параллель программаны кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе төзегән.

Комиссия җитәкчесе Сергей Анашкин әйтүенчә, «Россия – Ислам дөньясы» программасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдә төшерелгән фильмнардан төзелгән. Фильмны сайлаганда дини аспект беренчел урында тормаган.

Жанр төрлелегенә игътибар ителгән. Фильмнар арасында Төркия, Кыргызстан, Казахстаннан социаль драмалар белән бергә, Азәрбәйҗан һәм Таҗикстаннан комедияләр дә кертелгән.

Фильмнарның күбесе Европа һәм Азия илләре белән копродукция буларак төшерелгән. Оештыручылар аларны сыйфаты буенча фестивальнең төп программасына кертелгән фильмнардан кайтыш булмавын әйтә.

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел ябык форматта узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot