Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия – Ислам дөньясы» төркеме әгъзаларына русча Коръән мәгънәләре тәкъдим ителде
«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы авторлары искергән һәм артык катлаулы лексика һәм әйтелмәләрне, шулай ук чиркәү-славян теле алынмаларын кертмәскә тырышты.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V Еллык утырышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын — Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр — хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.
Басманы әзерләгәндә, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре файдаланылды: имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның «Тәфсир әл-Җәләләйн», шәйх Мәхмүд әл-Уфиның «Коръән Мәҗид», шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның «Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр» хезмәтләре. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның абруйлы тәфсирләренә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәре тарафыннан язылган 28 тәфсиргә мөрәҗәгать итте.
Татарстан мөфтие нәзарәт әзерләп бастырган мәгънәви тәрҗемәдәге төп үзенчәлекләрне гамәлдә йөргән башка тәрҗемәләр белән чагыштырып аңлатып бирде. «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы авторлары искергән һәм артык катлаулы лексика һәм әйтелмәләрне, шулай ук чиркәү-славян теле алынмаларын кертмәскә тырышты. Бу исә рус телле укучыга барыннан да элек хәзерге рус әдәби телендә Кәлам Шәрифнең мәгънәләрен ачык һәм аңлаешлы итеп бәян итәргә мөмкинлек бирә, чөнки мөселманнар өчен Коръән — әдәби ядкәр генә түгел, ә тормыш-яшәеш өчен кулланма да булып тора.
«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында басылды, ул 700 биттән тора. Китап сатуга бүгенге презентациядән соң чыгачак. Аның тәүге экземплярын Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахмановка тапшырды. Басма бүген утырыш барышында «Россия — ислам дөньясы» төркеме исеме астында гамәлгә ашырылган Рөстәм Миңнеханов премиясенә тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз